2025 елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли башлый.
“Кайнар линия" телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокуклары бозылуы турында;
- чакырылыш тәртибен бозу турында;
- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;
- түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;
- медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;
- хәрбиләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр дә.
«Кайнар линия» телефоны: шалтыратулар өчен 8 (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерындагы хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14
Консультацияләр вакыты: сәгать 10.00нан 14.00 сәгатькә кадәр.
Консультацияләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре,
ТР Прокуратурасы,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы,
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
Татарстан Республикасының хәрби комиссариаты
Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы
“Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы,
«Татарстан Республикасы авиациясенә, армиясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)» Региональ иҗтимагый-дәүләт оешмасы
“Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе,
Татарстан Республикасының “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты" АКБО.