Акциягә теләге булган һәркем кушыла алачак.
14 ноябрьдә нурлатлылар быел үзенең унынчы юбилеен билгеләп үтүче «Татарча диктант» масштаблы белем бирү акциясенә кушыла алачак.
Акция районның төрле мәйданчыкларында, шул исәптән мәктәпләрдә, «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә һәм башка урыннарда узачак – район территориясендә барлыгы 50гә якын уздыру урыны билгеләнгән.
«Татарча диктант» – ел саен үткәрелә торган акция, аның максаты – татар теленә кызыксыну уяту, үзеңнең грамоталылыгыңны тикшерү һәм татарча сөйләшүче һәм уйлаучыларны берләштерү. Теләге булган яшенә, белеменә һәм һөнәренә карамастан һәркем катнаша ала.
Катнашучылар теркәлгән мәйданчыкларда офлайн да, онлайн да, оештыручылар сайтларында махсус электрон форма тутырып, диктант яза алалар.
Быел катнашучыларга татар әдәбияты классиклары Каюм Насыйри («Кабуснамә», «Әүгалисина») һәм Мөхәммәт Мәһдиев («Җир йөзендә алты кыйтга») әсәрләреннән адаптацияләнгән өзекләр тәкъдим ителәчәк.