Нурлатта әтиләр һәм уллар «Геройлар янәшәдә» квестында ярышты

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Нурлат районы мәктәпләреннән биш гаилә командасы 10 ноябрьдә узган «Геройлар янәшәдә: Калашников дөньясында Ата һәм Ул» интерактив квест-уенда катнашты.

Чара спорт рухы, гаилә бердәмлеге һәм патриотизм бәйрәменә әверелде.

Иң яхшылары исемен яулауда түбәндәге гаиләләр көрәште:

Илнур һәм Камил Насыйбуллиннар (1нче мәктәп)

Вадим һәм Егор Черновлар (3 нче мәктәп)

Вячеслав һәм Ярослав Холкиннар (4 нче мәктәп)

Андрей һәм Глеб Авдушкиннар (Нурлат гимназиясе)

Сергей һәм Александр Крайновлар (Мамык мәктәбе).

Квест программасы бай һәм төрле этаплардан торды: катнашучылар теория сорауларына җавап бирделәр, тизлекне арттыру буенча ярыштылар, Калашников автоматын сүтеп җыю - күнекмәләрен һәм пневматик винтовкадан ату төгәллеген күрсәтте.

Каты барган көрәштә Вячеслав һәм Ярослав Холкиннар командасы җиңү яулады (4нче мәктәп). Калган катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Мәгариф бүлеге җиңүчеләрне котлый һәм аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм яңа уңышлар теләп, барлык гаиләләргә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International