Татарстанда 12 ноябрьдә томан һәм бозлавык көтелә

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2025 елның 12 ноябрендә иртән томан, төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык көтелә.

Татарстанлыларга урамда һәм юлда йөргәндә бик сак булырга киңәш итәләр. Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга кирәк. Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International