Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев коммуналь хезмәтнең, аерым алганда, кар чистарту техникасының кышкы чорга әзерлеген бәяләү өчен «Нурлат районының Торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе»ндә булды.
Визит барышында ул кар чистарту техникасы паркын һәм тагылма җиһазларны карады. Идарәче компания җитәкчесе Илгиз Сафиуллин хәбәр иткәнчә, кышкы чорда үзләренең 13 берәмлек техникасы эшләячәк. Көчле кар яуган очракта читтән ярдәм планлаштырылган: оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси затлар белән килешүләр төзелгән инде.
"Узган ел без өстәмә 4 бер. техника җәлеп иттек. Быел катлаулы һава шартларында читтән 6 берәмлек техника җәлеп итәргә уйлыйбыз", - диде Илгиз Сафиуллин.
Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 100 тонна ком һәм 30 тонна тоз күләмендә бозлавыкта кулланыр өчен материаллар әзерләнгән инде. Территорияләрне җыештыруга 16 эшчене җәлеп итү планлаштырыла.
Район Башлыгы машина йөртүчеләр эшенә аерым игътибар бирде. Дамир Ишкинеев алар белән инструктаж үткәрде, эшләрне пөхтә башкарырга, бордюрларга зыян китермәскә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде.
"Бүгенге көнгә барлык кар чистарту техникасы диярлек кышкы чорга әзер. Бу үзбушаткычлар да, тракторлар да, йөк төягечләр дә, тротуарларны җыештыру машиналары да. Бу кышны уңышлы уздырачагыбызга ышанам. Кар көртләре вакытында төяп алынырга, җәяүлеләр зоналары эшкәртелергә тиеш», – дип ассызыклады Дамир Ишкинеев.
Ул шулай ук шәһәр халкына мөрәҗәгать итте: «Нурлатлыларны кышкы чорда мөмкин булганча автомобильләрен машина юлында калдырмауларын үтенәм, чөнки кар тәүлекнең караңгы вакытында чистартыла».
Моннан тыш, район Башлыгы шәһәрнең барлык идарәче компанияләренә ишегалды территорияләрен җыештыруда җаваплы булуларын, халыкка уңайлыклар һәм куркынычсызлык тәэмин итү өчен аларны кардан, боздан һәм тайгактан вакытында чистартуларын теләде.