6 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Бөгелмәдә К — 1 һәм фулл-контакт дисциплиналарында кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды.
Турнирда бөтен республикадан 200дән артык көрәшче катнашты, Галимҗан Хөсәенов исемендәге Нурлат спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Якташыбыз, тренер-укытучы Руслан Никаненков спортчыларны әлеге дәрәҗәле ярышларга әзерләп кенә калмады, үзенең югары профессиональ дәрәҗәсен раслап, Татарстан Республикасы чемпионы булды.
Аның җитәкчелегендә яшь кикбоксчылар уңышлы нәтиҗә күрсәтте:
Тимерхан Габдрахманов алтын медаль яулады.
Радель Ярушкин, Владислав Кудряшов һәм Тимур Лютиков көмеш призер булды.
Александр Михайлов, Радмир Ярушкин, Илдар Абдуллин һәм Назар Логинов көрәшне бронза медальләр белән тәмамлады.
Спортчыларны, шулай ук аларның тренерлары Руслан Никаненков һәм Евгений Казаевны республика дәрәҗәсендә зур уңышлары белән котлыйбыз. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа спорт үрләрен яулауларын телибез!