Нурлатның Шикәрчеләр микрорайоны мәчете нигез салынуына 30 ел тулуын билгеләп үтә

2025 елның 8 ноябре, шимбә

Бүген иман йортында бу уңайдан тантаналы чара узды.

Бәйрәмдә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, район мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов, шулай ук җирле оешма җитәкчеләре, руханилар һәм мәхәллә кешеләре катнашты.

Дамир Ишкинеев җыелучыларны һәм мәчет коллективын истәлекле дата белән котлады.

"Бу мәчетне бөтен дөнья, бөтен район белән төзеделәр дип әйтергә була. Бүген дә ул кешеләргә тугры хезмәт итә. Биредә зур эш алып барыла: мохтаҗларга ярдәм оештырылган, дин нигезләре буенча дәресләр үткәрелә, сугышчыларга ярдәм күрсәтелә. Сезгә киләчәктә дә татар халкы традицияләрен саклау сагында торуыгызны телим", - диде Дамир Азат улы.

Район Башлыгы мәчетнең имам-хатыйбы Минасхәт хәзрәт Фәйзетдиновка Рәхмәт хаты һәм дини оешма ихтыяҗларына акчалата сертификат тапшырды.

Мәчетне төзекләндерүдә хәйрия ярдәме, иман йортын төзекләндерүдә актив хезмәтләре өчен нурлатлыларга район башлыгы, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, район мөхтәсибе Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән мәчетнең 30 еллыгы белән котлаулар җиткерде. Дин тотучылар адресына җылы сүзләргә башка мәртәбәле кунаклар да кушылды.

Чара мәчет төзелешен күрүчеләр һәм мәхәллә кешеләре истәлекләре, Коръән сүрәләре уку һәм вәгазьләр белән дәвам итте.

Шикәрчеләр микрорайонындагы мәчет Нурлатның гыйбадәт корылмалары арасында аерым урын алып тора. Бүген ул - гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә дини мәгърифәт һәм шәфкатьлелекнең чын үзәге дә. Мәчет каршында балалар һәм өлкәннәр өчен ислам нигезләрен өйрәнү курслары оештырылган, «МӘРХӘМӘТЛЕ ЯРДӘМ» туклану пунктында мохтаҗ һәм ялгыз өлкән кешеләр көн саен кайнар төшке ашлар алалар. Биредә даими рәвештә җәйге лагерьлар, хәйрия акцияләре һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Дини бәйрәмнәрне бергәләп бәйрәм итү, ифтарлар, корбан ашлары һәм башка чаралар үткәрү күркәм традициягә әверелде. Гыйбадәт йортында тормыш кайный, һәм бу – 30 ел дәвамында аның үсешенә җанын салган кешеләрнең ихлас тырышлыгы нәтиҗәсе.

Шикәрчеләр микрорайонында мәчет төзү идеясе аның беренче имам-хатыйбы Вагыйз хәзрәт Кадыйровныкы. Дини белем алып, Самарадан Нурлатка күчкәч, ул мәхәллә кешеләрен Гайнуллиннар өендә догаларга өйрәтә башлый. Мәчет төзелеше проектын тормышка ашыруны шәһәрнең Мактаулы гражданины, Хезмәт Даны ордены кавалеры, бөтен гомерен төзелеш тармагына багышлаган Зөфәр Гыймаев үз өстенә ала. Иганәчеләр, предприятие җитәкчеләре һәм гади халык ярдәме белән берничә ай эчендә Циолковский урамында 350 гыйбадәт кылучыга исәпләнгән 450 квадрат метр мәйданлы мәһабәт бина сафка баса.

Тора-бара мәчет тирәсендә тулы бер комплекс: мәдрәсә, ашханә, имам йорты, хәләл ризыклар кибете, мунча һәм гараж төзелә, территория төзекләндерелә. 2022 елда хәзерге имам-хатыйб Минасхәт хәзрәт Фәйзетдинов инициативасы белән гыйбадәт йортына капиталь ремонт ясалды, мәхәллә кешеләре өчен уңайлы шартлар тудырылды. Бүген мәчет үз микрорайонының гына түгел, бөтен шәһәрнең архитектура бизәге булып тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International