Нурлатта СВО ветераннары өчен вакансияләр ярминкәсе узды

2025 елның 7 ноябре, җомга

Нурлатта махсус хәрби операция ветераннары өчен вакансияләр ярминкәсе уздырылды.

 

«Чараның төп максаты – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына лаеклы эш табарга, хәрби хезмәттән соң аякка басарга һәм үзләренең мөмкинлекләрен тыныч тормышта гамәлгә ашырырга ярдәм итү", - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова.

Чарада социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Афанасьева, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Татьяна Максимова һәм башкалар катнашты.

Яңадан һөнәри әзерлек һәм укыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Мәшгульлек үзәге вәкилләре яңа белгечлекне бушлай үзләштерергә мөмкинлек бирә торган программалар, шулай ук ветераннар һәм аларның гаиләләре өчен каралган социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

“Мондый очрашулар эшкә урнашу өчен генә түгел, ә аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөһим", – дип билгеләп үтте Мәшгульлек үзәге директоры Ирек Камалов.

Вакансияләр ярминкәсе тыныч тормышка кайтучы Ватан сакчыларын социаль адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру буенча комплекслы эштә чираттагы адым булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International