Республикабыз халкын дәүләт бәйрәме-Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
1992 елның 6 ноябре Татарстан өчен истәлекле көн булды. Республиканың яңа Конституциясе кабул ителде. Ул кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен беркетте, шуның белән халкыбызның өметләрен һәм омтылышларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.
Без республикабыз, аның данлы тарихы, заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм киләчәгебезгә зур ышаныч белән карыйбыз.
Бүген Татарстан - Россия Федерациясе составындагы алдынгы республикаларның берсе. Республикабызның икътисадта, социаль өлкәдә, Россия Федерациясенең рухи һәм мәдәни үсешендә алдынгы урыннарда торуында районыбыз халкының да өлеше зур.
Сезгә һәммәгезгә хокукларыгызның яклануын, закон белән беркетелгән бурычларыгызны намус белән үтәвегезне, сәламәт, бәхетле һәм имин тормыш белән яшәвегезне телим!
Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев