Нурлатлылар товарларның цифрлы маркировкасы турында барысын да белә алалар

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Нурлат филиалы 2025 елның 3 ноябреннән 13 ноябренә кадәр товарларны цифрлы маркировкалау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшен оештыра.

Чара 13 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган.

Килеп туган сораулар буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00дән 17.00гә кадәр 8(84345) 2 05 40 телефоны аша алырга мөмкин.

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенең телефоны: 88005554943 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International