Балаларга гаилә кирәк: "Грани" мәдәни-ял үзәгендә үзенчәлекле фотокүргәзмә эшли

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Нурлатта «Һәр бала - гаиләгә лаек» күчмә фотокүргәзмәсе эшләвен дәвам итә.

Бу атнада аның мәйданчыгы «Грани» мәдәни-ял үзәге булды.

Кичә Көмеш чор волонтерлары үзәгендә танып-белү экскурсиясе уздырылды. Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Екатерина Аленочкина проектның илһамландыргыч идеясе һәм ятим балаларның күңелгә үтеп керерлек тарихлары белән чыгыш ясады.

"Әңгәмә вакытында Екатерина Михайловна районыбыздагы социаль ятимлек торышы турында сөйләде һәм андый гаиләләргә ярдәм итүче хезмәтләр эше белән таныштырды», – дип билгеләп үтте «Грани» үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова.

«Грани»да экспозиция 9 ноябрьгә кадәр эшлиячәк. Күргәзмә үз эшен 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр шәһәрнең Мәдәният сараенда дәвам итәчәк.

Проект «ПАПАМАЕСТЬ» иҗтимагый инициативасы кысаларында тормышка ашырыла һәм ятим балаларның үзләренә гаилә табуына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Оештыручы булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика уллыкка алу үзәге һәм Казан гаилә коруга ярдәм итү үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасының “Без бергә!" тәрбиягә бала алган гаиләләрнең төбәк иҗтимагый оешмасы тора.

Әлеге социаль проект 2018 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Күргәзмәдә ата-ана тәрбиясенә мохтаҗ балаларның фотосурәтләре һәм кыскача анкета мәгълүматлары күрсәтелә. Уңайлылык өчен һәр стенд сабыйларның тулы анкеталары белән интернет-битләргә керү мөмкинлеген биргән QR-кодлар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International