Сак булыгыз: көчле җил һәм бозлавык көтелә

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан 2025 елның 4 ноябрендә 18 сәгатьтән алып 5 ноябрьдә сәгать 10га кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

5 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән тизлеге 15-18 м/с булган көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International