Бу бәйрәмнәр халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, үзара аңлашу һәм мәдәни күптөрлелеккә хөрмәт идеалларына тугрылыгын гәүдәләндерә. Алар тынычлыкны, гражданлык бердәмлеген саклау һәм туган якны тотрыклы үстерү өчен безнең уртак җаваплылыгыбызны искә төшерә.
Без Татарстанның һәрвакыт милләтара татулык, үзара хөрмәт һәм ихтирам үрнәге булуы белән горурланабыз. Алар нигезендә безнең районда социаль һәм икътисадый инициативалар уңышлы тормышка ашырыла, яңа предприятиеләр, мәктәпләр, юллар төзелә, аларның барысы да халык мәнфәгатьләрен күздә тотып башкарыла.
Бу мөһим даталар йөрәкләрдә күпмилләтле Ватаныбыз, Татарстаныбыз һәм Нурлат районы өчен горурлык хисләрен ныгытсын.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!
Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм шәһәре Башлыгы