Нурлат янгын бүлеге хезмәткәрләре җылылык бирү чорында уяу булырга өнди.
Салкыннар башлану белән электр челтәрендә йөкләнеш арта, шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим.
"Кабызылган җылыткычларны күзәтүчесез калдырмагыз. Һәм, иң мөһиме, төзек приборларны гына кулланыгыз. Көнкүрештә кулдан ясалган электр җылыту приборларын куллану тыела", - дип ассызыклый районара ОНД башлыгы Альмарис Талипов.
Шулай ук розеткаларга берничә җиһазны берьюлы тоташтырмаска киңәш ителә. Ә өйдән чыгып киткәндә, челтәрдәге барлык электр приборларын алырга кирәк.
«Шәһәр һәм район халкына тагын бер тапкыр шуны искәртәсе килә: җылыту мичен кулланганда аларның ярыклар һәм җимереклекләр белән булганнарын файдаланырга ярамый, мичнең мич ишеге алдында идәнгә буялмаган 50 х 70 сантиметрлы металл табак беркетелгән булырга, мич янына төрле янучан материаллар салмаска һәм куймаска, плитәләрдә һәм мичләрдә шулай ук утынны киптермәскә кирәк. Моннан тыш, мичне бензин, керосин һәм башка тиз кабынучан һәм янучан сыеклыклар белән кабызырга ярамый, мич ягу өчен озынлыгы мич киңлегеннән артып киткән утын кулланырга ярамый. Ягыла торган мичләрне, электр җылыту приборларын караусыз калдырмау мөһим», – дип билгели ОНД башлыгы.
Альмарис Талипов нурлатлыларга йортларда һәм фатирларда автоном төтен, янгын турында хәбәр бирә торган җиһазлар урнаштырырга киңәш итә.