Форум креатив индустрияләр һәм шәһәр мохитен үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр эзләү мәйданчыгына әверелде.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова җитәкчелегендәге делегация төбәк өчен уникаль булган «Россия креатив атнасы – шәһәр» форумында катнашты. Чара Әлмәттә «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды. Делегация составына Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре вәкилләре керде.
Форум үз мәйданчыгында 100дән артык креатив тармак белгечләрен: кино, сәнгать, мәдәният, архитектура һәм урбанистика эшлеклеләрен, шулай ук реклама, брендинг, мода һәм гастрономия өлкәсендәге экспертларны берләштерде.
Нурлат делегациясе форум эшендә актив катнашты: вәкилләр «Татарстан – киләчәк икътисады: креатив шәһәрләр үсеше» пленар сессиясендә, шулай ук мәдәният, мәгариф һәм социаль үсеш өлкәсендәге актуаль мәсьәләләргә багышланган тематик очрашуларда булды.