Бүген Нурлатта яшәүче Зинаида Алексеевна Тимофеева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәүтдинова котлады.
Зинаида Алексеевнаның тормыш юлы - рухи көч һәм үз эшеңә тугрылыкның чын язмасы. 1935 елда Урта Камышлы авылында туып, ул сугыш чоры авырлыгын бик иртә татый: әтисе сугышта һәлак була, ә алты яшьлек кызга кече балаларын кайгыртуны үз өстенә алырга туры килә.
Авырлыкларны җиңеп, Зинаида Алексеевна белем ала - Чистай медицина училищесын тәмамлый һәм гомерен кешеләргә ярдәм итүгә багышлый. Кырык ел Кыргызстанда акушерка булып эшли, бала тудырырга ярдәм итеп яңа буынга тормыш бүләк итә.
1992 елда туган ягына, Нурлатка әйләнеп кайта, бүген ул яраткан кызлары, өч оныгы һәм ике оныкчыгы ихтирамында яши.
Бу истәлекле көндә без котлауларга кушылабыз һәм Зинаида Алексеевнага ныклы сәламәтлек, якыннары арасында күңел җылысы һәм шатлык тоеп гомер кичерүен телибез.