Нурлат фермерлары «Салават күпере» ярминкәсендә казанлыларны яңадан - яңа продуктлар белән сөендерә

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Казанда «Салават Күпере» торак комплексында к Нурлат аграрийлары катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе ачылды.
Башкала халкы югары сыйфатлы фермер продуктларын җитештерүчеләрдән актив сатып ала.
Иртәдән үк павильоннарда сөт, ит һәм сөт продукциясе, яшелчә һәм ашлыкка дип чиратлар тезелде.
Ярминкә җитештерүчеләр һәм сатып алучылар арасында турыдан-туры аралашу өчен уңайлы мәйданчыкка әйләнде. Казанлылар сыйфатлы продуктларны арзан бәядән сатып алу гына түгел, аларны үстерүчеләр һәм җитештерүчеләр белән аралашу мөмкинлеген дә бәяли.
Авыл хуҗалыгы идарәсе фотосы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International