Тантаналы чара традиция буенча Никахлашу сараенда узды.
Бриллиант (60 ел), зөбәрҗәт (55 ел), алтын (50 ел) һәм сапфир (45 ел) туйларын уздыручы 9 пар җыелды. Аларны истәлекле дата белән Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Николай Липатов котлады.
"Кадерле юбилярлар! Сезне Нурлат районы Башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев, депутатлар һәм шәхсән үз исемегездән шундый искиткеч вакыйга белән котларга рөхсәт итегез. Сезгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет телибез. Бергә яшәүнең 100 еллыгын билгеләп үтү өчен гаиләгез дә шундый ук нык булсын!"- диде ул.
Николай Липатов рәхмәт сүзләре белән һәр парга истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
Әнвәр һәм Сания Гафиятуллиннар, Петр һәм Мария Ефимовлар, Әхәт һәм Роза Вәлиуллиннар, Илшат һәм Миңногол Хәйруллиннар, Хәниф һәм Мәрьям Рәхмәтуллиннар, Наил һәм Гөлҗиян Гафуровлар, Ринат һәм Рәхилә Гатиннар, Алексей һәм Лидия Ильичевлар, Айрат һәм Галия Сарыймовлар яшь буынга хезмәт сөючәнлек һәм үзара ихтирам үрнәге булып торалар. Аларның язмышлары - хезмәтнең, бер-берсенә һәм туган җиргә мәхәббәт һәм тугрылык тарихы.
Киекле авылыннан Әнвәр һәм Сания Гафиятуллиннар быел кулга-кул тотынышып 60 ел бергә гомер итүнең бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Әнвәр Мифтахович белән Сания Ильязовна гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыкканнар, икесе дә хезмәт ветераннары.
“Озак гаилә тормышының төп сере – бер – береңне ярату, хөрмәт итү, юл кую һәм татулыкта яшәү", - дип уртаклаштылар алар.
Рәсми өлештән соң бәйрәм район сәхнә осталары чыгышлары концерты дәвам итте. Ә соңыннан барлык юбилярлар истәлеккә күмәк фотога төштеләр, ул аларга бу җылы һәм шатлыклы көн турында озак вакытлар искә төшереп торачак әле.