Үзегезне күрсәтү, көчегезне сынап карау һәм лаеклы көндәшләр белән очрашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге укучыларны рус шашкасы буенча ачык турнирда катнашырга чакыра. Чара Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм спортның интеллектуаль төрләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Турнир 4 ноябрьдә сәгать 10:00да Нурлат шәһәренең Мәдәният Сараенда узачак.
Турнирда теләгән һәркем катнаша ала. Ярышлар Швейцария системасы буенча түбәндәге яшь төркемнәрендә узачак:
· 1 Төркем: 1-4 класста укучы кызлар, 1-4 класста укучы малайлар.
· 2 төркем: 5-8 класста укучы кызлар, 5-8 класста укучы егетләр.
Һәр төркемдә 1, 2 һәм 3 урыннарны алган җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм призлар белән бүләкләнәчәк.
Белешмәләр алу өчен телефон: 3-19-06.