Яңа Әмзә авылында үзенә бертөрле бәйрәм рухы хөкем сөрде — хөрмәтле Әминә Шакирвәли кызы Әгъләмова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әәлеге истәлекле дата белән котларга хөрмәтле кунаклар килде. Нурлат шәһәренең Мәдәният Сарае мөдире Рөстәм Сәлахов юбилярга Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевтан җылы сүзләр һәм Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әмзә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина да изге теләкләрен һәм игътибарын җиткерде.
Әминә Шакирвәлиевна, олы яшьтә булуына карамастан, гаҗәеп якты һәм шат күңелле кеше булып гомер итә. Без барлык котлауларга кушылабыз һәм чын күңелдән аңа ныклы сәламәтлек, бетмәс - төкәнмәс энергия һәм яраткан гаиләсенең күңел җылысын тоеп озын гомер кичерүен телибез!