Нурлат районында диспансерлаштыру һәм вакциналаштыру тулы куәтенә бара

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында Нурлат районында диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр дәвам итә.

Алар авыруларның беренче билгеләрен вакытында ачыкларга һәм сәламәтлекне озак еллар дәвамында саклап калырга мөмкинлек бирә.

Нурлат районы үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 14 318 кеше диспансеризация узган, бу 10 айлык планга карата  86% тәшкил итә. Тирәнтен тикшерүләрнең икенче этабын 5812 нурлатлы узган.

Балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә: 9745 балигъ булмаган, шул исәптән 139 ятим бала профилактик тикшерү узган.

Үпкә авыруларын иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә торган флюорографик тикшерүләрне районда яшәүче 23 151 кеше узган, аларның 1584е кеше күчмә флюорограф мөмкинлекләреннән файдаланган. 10 айлык план 92,6 %ка үтәлгән. Ел дәвамында исә флюорографияне 32 248 нурлатлы узарга тиеш.

Гриппка каршы вакциналаштыру дәвам итә. Район үзәк хастаханәсе даруханәсенә Россиядә җитештерелгән 21 430 доза «Утрикс квадри», «Совигрипп» һәм «Флю-м» кайтарылган. 19 430 нурлатлыга прививка ясалган, бу еллык планнан 55,5% тәшкил итә.

Прививкалар ясауның күчмә бригадасы үз эшен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International