Нурлатның яшь йөзүчеләре җиңүне Халыклар бердәмлеге көненә багышлады

2025 елның 26 октябре, якшәмбе

Нурлатның «Тулпар» спорт сараенда зур спорт чарасы — йөзү буенча муниципаль район беренчелеге ярышлары узды.

Ярышлар Халыклар бердәмлеге көненә һәм Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Спорт һәм батырлык бәйрәме 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 80нән артык яшь йөзүчене берләштерде.

Һәр катнашучы өчен бу стартлар кыйммәтле тәҗрибә бирә торган мөһим вакыйгага әверелде: кирәкле вакытта игътибарны туплау, хис-кичерешләрне контрольдә тоту һәм үзеңнең иң яхшы нәтиҗәңне күрсәтү мөмкинлеге.

Оештыручылар һәм район халкы барлык спортчыларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа максатлар куярга һәм спортта  югары дәрәҗәләр  яуларга дәвам итүләрен тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International