Депутатлар бу атнада район һәм шәһәр Советларының чираттагы сессиясендә шундый карар кабул итте.
Утырыш район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә үтте. Сессия эшендә Татарстан Республика Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисе департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, Татарстан Респуюликасы Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Республикасы Рәисе Идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.
Депутатлар сигез мәсьәләне карады, алар арасында район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, район һәм шәһәр Советларының даими комиссияләре составларын раслау, шулай ук кайбер муниципаль нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү бар иде