Бүген - автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне.
Машина йөртүченең җаваплылыгы һәм тәртиплелеге районыбызның барлык хезмәтләре һәм предприятиеләре автомобиль паркының ышанычлы һәм өзлексез эшчәнлеге нигезе булып тора.
Хезмәтләре транспортның һәркөнне линиягә чыгуын тәэмин иткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Производство ветераннарына автотранспорт тармагын торгызуга керткән өлешләре өчен аерым рәхмәт. Профессиягә тугрылыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм түземлегегез өчен рәхмәт!
Һәвәскәр автомобильчеләргә һәм профессионалларга хәерле тигез юллар, имин хәрәкәт, сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа һөнәри һәм хезмәт уңышлары телим. Техникагыз беркайчан да кыен хәлдә калдырмасын, ә юлда һәрвакыт уңышлар насыйп булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!
Кадерле машина йөртүчеләр, сезгә чиста күк йөзе һәм тигез юллар телим. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Бәйрәм белән!
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев