«Дуслык» микрорайонында урнашкан скверда бүген предприятие һәм оешмаларга беркетелгән мәктәпләр, балалар бакчалары территорияләрендә өмә узды.
«Нефтьче» скверында халык аеруча күп иде. Коелган яфракларны, чүп-чарны биредә финанс-бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия, район Башкарма комитеты бүлекләре, шулай ук КФҮ, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы, нефть чыгаручылар һәм башкалар җыештырды.
"Без кышкы чорга әзерләнәбез. Мондый өмәләр гадәттә яз көне була, ә хәзер көзен дә үткәрергә булдык. Бу сквер яңа, микрорайонда яшәүчеләрнең аңа сак карауларын телибез", - дип уртаклашты район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге начальнигы Оксана Вяткина.
Монда ук каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп чыгару да оештырылган, аны бүген бушлай кабул итәләр. Транспорт бүлеп бирү өчен торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе җаваплы.