Нурлатта салым хезмәте ветераннарын котладылар

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Шәһәр Мәдәният Сараеның кече залында өлкәннәр декадасына һәм Россия Салым хезмәтенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Ветераннарны котларга Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче районара инспекциясе җитәкчесе Альберт Газизов килде. Алар күпьеллык хезмәте һәм югары профессионализмы белән заманча салым системасына нигез салган кешеләргә тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

"Сезгә җентекле, катлаулы, кайдадыр салым түләүчеләрнең ризасызлыгын тудыра торган, әмма дәүләт өчен бик кирәкле хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип мөрәҗәгать итте Дамир Азат улы ветераннарга.

Альберт Тимәргаян улы да ихлас теләкләргә кушылды.

«Сезне өлкәннәр көне һәм салым хезмәтенең 35 еллыгы белән котлыйм", - диде ул һәм Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллинның котлау сүзләрен укыды.

Бүләкләү тантанасында Дамир Ишкинеев һәм Альберт Газизов ветераннарга район Башлыгының һәм районара инспекция башлыгының Рәхмәт хатларын, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләр күпьеллык намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары өчен һәм салым органнарының юбилее уңаеннан тапшырылды.

Бәйрәм рухын Нурлат районы артистларының иҗат номерлары тудырды.

"Шунысы куанычлы, салым инспекциясе җитәкчелеге безне онытмый, даими кайгырта, шундый очрашулар һәм чәй табыны оештыра. Ел саен Өлкәннәр көненә бүләкләр бирәләр. Бик зур рәхмәт!"- дип хис-кичерешләре белән уртаклашты хезмәт ветераннарының берсе Ләйлә Тимербулатова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International