Нурлатның Шашин урамындагы паркында «Татарстанда - җәй» проекты кысаларында балалар һәм аларның ата-аналары өчен иҗади мастер-класс узды.
Шәһәр Мәдәният Сарае белгечләре барлык теләүчеләрне фоамираннан матур һәм гадәти булмаган тартмачыклар ясарга өйрәтте.
Катнашучылар зур кызыксыну белән йомшак материал белән эшләүне үзләштерде, уникаль бизәнү әйберләре ясарга һәм фантазия күрсәтергә өйрәнде. Яшь осталар өчен оештыручылар шулай ук фикерләүне үстерүгә мавыктыргыч ребуслар әзерләгән.
Соңыннан һәрберсе әлеге көннең истәлеге итеп үзләре ясаган эшләнмәләрне рәхәтләнеп өйләренә алып китте.