Хөрмәтле нурлатлылар!

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы кояш интерференциясе аркасында цифрлы эфир телевизион тапшыруларының (ЦЭТВ) югалып торачагы турында кисәтә.

2025 елның 27 сентябреннән 20 октябренә кадәрге чорда, 11:33тән 12:42гә кадәр вакыт аралыгында, телевизор караучылар кояш интерференциясенең көзге чоры уңаеннан телетапшырулар вакытында комачаулыклар туарга мөмкин.

Сигналны кабул итүдә өзеклекләр кояш интерференциясе вакытында кояш, телетапшырулар иярченнәре һәм җир өсте антеннасының билгеле бер вакыт аралыгында бер линиядә булуы белән бәйле.

Радиосигналның көчле чыганагы буларак һәм тапшыручы иярчен артында калгач, кояш аны "яктырта" һәм бу комачаулыкларга китерә.

Һәр торак пунктта теле - һәм радиопрограммаларны трансляцияләүнең мөмкин булган өзеклекләре графигы РТРС сайтының «Телерадиоканалларны вакытлыча сүндереп тору» бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм телевизор караучы Кабинетында (https://online.rtrn.ru/) бастырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International