Нурлатның "көмеш" волонтерлары күрше районга экскурсиягә барып кайтты

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

“Актив озын гомер” үзәге әгъзалары Татарстанның истәлекле урыннарына чираттагы сәфәргә барып кайтты.

Бу юлы алар Әлки районындагы туристлык комплексында булдылар. Үзәк волонтерлары үзләре белән волонтерлар төркемнәреннән «Маскировочка» (шәһәрнең Мәдәният сараенда СВО сугышчылары өчен маскировка челтәрләре үрүче активистлар) һәм Иске Чаллы авылыннан «Җиңү волонтерлары» хезмәттәшләрен дә алып барды.

"Без музейда булдык, анда төрле чор экспонатлары тәкъдим ителде, шулай ук зоопаркта булдык, анда аюлар, боланнар, дөяләр, буйволлар күрдек. Экскурсия бик кызыклы булды", - дип тәэсирләре белән уртаклашты үзәк җитәкчесе Анжела Закирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International