Нурлатта министр катнашында «Зөфәр бабай чишмәсе» ачылды

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Нурлатта Нурлат шәһәренең әйләнеп узу  юлы буенда урнашкан чишмәне ачу тантанасы булды.

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында бу чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашты.

"Чишмәнең тарихы күптәннән килә. Халык гыйбарәләренә таянсаң, Шикәр заводы төзелгәндә, суны шушы чишмәдән алып, заводка олаулар белән китергәннәр. Вакытлар узу белән, шәһәргә суүткәргеч салынган, завод төзелгән, чишмә икенче планга күчән», – диде Дамир Ишкинеев. Чишмә «Татнефть» гранты ярдәмендә заманча материаллар белән төзекләндерелгән.

Монда брусчаткадан чишмәгә уңайлы төшү баскычлары төзелгән, шулай ук килү юлы да салынган. Чишмә территориясе дә тотып алынган һәм түбә астында уңайлы су алу урыны да төзелгән.

 

Бу тарихи чыганак.  Үз исемен ул Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины, 3нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены һәм башка күпсанлы бүләкләр иясе, Нурлат шикәр заводын төзү башында торган Зөфәр Кирам улы Гыймаев хөрмәтенә алган.

"Борынгыдан ук юл, күпер, су чыганагы төзү – иң изге эшләр дип санала. Һәм менә шундый эшләрнең берсе сездә, Нурлатта башкарылган. Шул рәвешле сез тарихны саклауга үз өлешегезне кертәсез", - диде министр.

Реконструкцияне башкарган подряд компаниясенең төзелеш буенча начальнигы урынбасары Илмир Гайфетдинов билгеләп үткәнчә, эшләр кыска вакыт эчендә башкарылган.

"Без сукмак салдык, яңа беседка куйдык, бакчаны 3Д койма белән әйләндереп алдык. Гомумән, юлчыларга ял итү өчен дә, төшеп, чишмәдән су алу өчен дә уңайлы шартлар тудырдык. Бу эшне безгә ышанып тапшыруыгызга без бик шат", - дип уртаклашты ул.

Судан авыз иткәнче, дин әһелләре догалар укыды. Ә чишмә ачылгач, аның суын теләгән һәркем татып карады.

«Без, “Талым" балалар бакчасы коллективы, чишмә ачылу тантасына килдек. Аның суы бик тәмле. Без монда бергәләп өмәләр уздырырга да киләчәкбез”, - дип уртаклашты  “Талым" балалар бакчасы мөдире Роза Абдуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International