Беренче ярминкә уңышның муллыгы белән сөендерә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ярминкә ике атнага бер тапкыр уздырылачак.
Нурлатта Бердәм тавыш бирү көнендә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бик иртә булуына да карамастан, мәйданда чын-чынлап бәйрәмчә һәм җанлы атмосфера хөкем сөрә иде.
Ярминкә үзенең байлыгы һәм төрлелеге белән шәһәр халкын һәм кунакларны таң калдырды. Фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл һәм шәһәр кешеләре үз бакчаларында үстерелгән мул уңышны ачык йөз белән тәкъдим итте. Ярминкә ассортименты төрле: алма, виноград, кура җиләге, яшелчә, тере һәм яңа пешкән балык, төрле ит-хуш исле яшелчәләр, бал, сөт ризыклары, камыр ризыклары һәм башкалар.
Би Күле авылыннан Минвасыйл һәм Рәмзизә Садретдиновлар уңышы аеруча мул, алар үзләренең 40 сутый зурлыгындагы җирләреннән сатуга 20 капчык бәрәңге, 60 чиләк суган, шулай ук кишер, чөгендер, сарымсак һәм кабак алып килгән.
Җирле актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге әгъзалары оештырган хәйрия акциясе вакыйганың мөһим өлеше булды. Клубка йөрүчеләр һәм битараф булмаган шәһәр халкы сатуга үз бакчаларыннан уңыш, кышка тозланмалар һәм чәчәк үсентеләре алып килгән.
Барлык керем махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен индивидуаль бәйләү пакетларын формалаштыру өчен бинтлар сатып алуга тотылачак.
"Мондый бинтлар үтәли җәрәхәтләр вакытында кан китүне туктату өчен тыгыз баса торган бәйләвеч буларак кулланыла. Сугышчылар аларны үзләре мөстәкыйль рәвештә куллана ала. Әзерләгәннән соң без пакетларны стерильлек өчен вакуум пакетларга төрәбез. Безнең максат - бинтларның зур партиясен сатып алу, моның өчен 68 мең сум кирәк. Бүгенге ярминкә безгә бу максатка якынаерга ярдәм итәр дип өметләнәбез» - дип аңлатты клуб җитәкчесе Анжела Закирова.
Нурлатның “Актив озын гомер һәм сәламәтлек” үзәге хәйрия эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, һәм бу инициатива фронттан еракта да һәркемнең уртак эшкә үз өлешен кертә алуын тагын бер кат исбатлый.
Нурлатта ярминкә дәвам итә. Биредә сез җитештерүчеләрдән яңа, экологик чиста продуктлар сатып алып кына калмыйча, Ватаныбызны саклаучыларга да кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә аласыз.