Нәкъ сәгать 7:00дә сайлаучылар өчен барлык 56 участок үз ишекләрен ачты. Кандидатлар өчен 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Сайлау участокларының берсе Урта Камышлы мәдәният йортында урнашкан. Участок сайлау комиссиясе 5 кешедән тора, аның составы инде 15 ел дәвамында үзгәрми. УИК рәисе Светлана Анатольевна Федорова сайлау кампанияләрендә 2003 елдан бирле катнаша, башта комиссия әгъзасы булса, 10 елдан артык рәис вазифаларын башкара. Комиссия әгъзалары да барысы да тәҗрибәле, алар сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру барышында үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен яхшы аңлыйлар.
"Соңгы 15 елда безнең комиссия составы үзгәрешсез кала, бердәм команда булып хезмәт куябыз, – ди Светлана Анатольевна. - Һәр сайлау кампаниясенең, әлбәттә, үз үзенчәлекләре бар, яңалыкларсыз булмый. Әмма сайлау комиссияләре әгъзалары өчен үзәкләштерелгән тәртиптә укулар үткәрелә, һәм бу юлы барысы да тестлаштыруны уңышлы узды һәм сертификатлар алды.
Урта Камышлы сайлау участогына Урта һәм Кече Камышлы авыллары, Кызыл Октябрь, Михайловка поселоклары, шулай ук шәһәрнең күп балалы гаиләләр яши торган микрорайоны да керә.
«Бездә бик актив күп балалы гаиләләр бар. Балалары белән киләләр, былтыр хәтта күкрәк балалары белән дә килүчеләр булгалады. Бергәләшеп фотога төшәләр, - ди комиссия рәисе. – Быел да #Всейс Семьейнавыборы#ТатарстанАлга фотоконкурсында катнашырга теләүчеләргә беләзекләр өләшәчәкбез. Сайлаучылар быел да актив катнашырлар дип уйлыйбыз. Гомумән, бу көнне барысын да сайлау участогында көтеп калабыз.