Идарәнең үзәк бинасында алдынгы белгечләрне бүләкләү уңаеннан тантаналы чара узды.
«Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Рамил Матуров һәм НТППО профкомы рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов тармакның 22 хезмәткәренә ведомство бүләкләре һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Тантана кысаларында ел саен үткәрелә торган «ЦДНГның нефть һәм газ чыгару буенча иң яхшы операторы» һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр җитәкчелектән лаеклы бүләкләр һәм Рәхмәт хатларын кабул итте.