Нурлат үзәк район хастаханәсенә бүгенге көндә 8000 дозадан артык вакцина кайтарылган, ә план буенча районда утыз мең ярым кешегә прививка ясау каралган.
Нурлат гимназиясендә дә сезонлы авыруларга каршы тору чарасын алдан күрергә булганнар. Балаларга биредә «Утрикс Квадри» препараты ясалды.