Нурлатка эш визиты белән Әгъзам Гобәйдуллин килде

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Нурлатка эш сәфәре кысаларында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, шулай ук районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Киңәшмә узган район Советының зур залында Гәйтән, Киекле һәм Сәләнгеш авыл җирлекләре башлыклары Наталья Авдеева, Лилия Кашапова һәм Анатолий Пинин «Нурлат муниципаль районының авыл территорияләрен үстерү» темасына чыгыш ясады, республика программалары, шулай ук грант ярдәме, үзара салым программасы ярдәмендә үз территорияләрендәге уңай үзгәрешләр турында сөйләделәр. Бу юлларны ремонтлау да, суүткәргечләр төзү дә, паркларны төзекләндерү дә.…

Монда ук Би Күле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова барлык хезмәттәшләре исеменнән Әгъзам Гобәйдуллинга аңлавы һәм ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисенә Нурлатны искә төшерә торган тагын бер истәлекле бүләк – ат – шәһәр символы статуэткасын бүләк иттеләр.

Эш визиты кысаларында Әгъзам Гобәйдуллин Әхмәт авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачуда катнашты, Кизләү авылында күптән түгел генә ачылган фельдшер-акушерлык пунктында булды, мәктәпнең бай тарихы белән танышты. Аннары ул Үрнәк авылында Олы Чирмешән елгасы аша күпер төзү барышы белән танышты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International