Нурлат районында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелде

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Аксумла авылында Әхмәт авыл җирлеге башкарма комитетының «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын төзү» республика программасы кысаларында төзелгән яңа бинасы файдалануга тапшырылды.

Объектны ачу тантанасында Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

"Бүген бездә тантаналы көн - Башкарма комитет бинасын ачабыз. Ул уңайлы, җайлы", - диде район башлыгы.

Ул Әгъзам Гобәйдуллинга, республика җитәкчелегенә халыкка кирәкле программа өчен рәхмәт белдерде.

Быел районда төрле юнәлештәге 26 республика программасы гамәлгә ашырыла: су белән тәэмин итү, юллар, социаль-мәдәни объектлар төзү һәм ремонтлау программы барлык программалар гамәлдә, алар киләсе елда да эшләячәк, дип билгеләп үтте Дамир Ишкинеев.

Башкарма комитет бинасы заманча таләпләргә тулысынча туры килә. Моны Әгъзам Гобәйдуллин да билгеләп үтте.

"Безнең очрашуның мөһим сәяси вакыйгалар алдыннан узуы күңелле. Безнең һәрберебез кем өчен тавыш бирәчәген билгеләде инде. Безгә сайлау кампаниясен югары дәрәҗәдә уздыру бик мөһим, чөнки якындагы 5 ел республикабыз үсешенең локомотивы булачак", - дип билгеләде Әгъзам Гобәйдуллин.

Әхмәт авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын ачуда шулай ук подряд оешмасы хезмәткәрләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Аларның күбесенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International