Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) натураль формада алу ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, дәвалану урынына барып һәм кайту чыгымнарын кайтару, шифаханәләрдә бушлай дәвалану керә.
Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалардан файдалану хокукына ия.
Ташламадан файдалану хокукына ия гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә, аларга социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада бирелә. Шул ук вакытта аларның социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алу формасына үзгәртү хокуклары да саклана. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1 728,46 сум тәшкил итә.
Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алмаштырган очракта алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында иң кирәкле һәм ышанычлы ярдәм чарасы булып кала», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2025 елның 7 аенда Татарстанда 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2026 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдә, 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.
Фото - «Татар-информ»нан