Нурлат волонтерлары чәй әзерләү белән мәшгуль

2025 елның 7 сентябре, якшәмбе

Актив озын гомер үзәге волонтерлары даими рәвештә җыелыша - шушы көннәрдә алар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга – үләнле чәй, ә иң мөһиме, активистлар әйтмешли, күңел җылылыгын кушып ясалган чәйләр әзерләргә җыелды.

"Әлбәттә, бу эчемлекнең файдасы бик күп – фильтр-пакетларга без болыннарыбызның иң хуш исле үләннәрен: сары һәм зәңгәр мәтрүшкәне, чамбырны да, бөтнек тә салабыз. Балаларыбызның тәмле чәй эчү мөмкинлеге булсын, ул аларга өйләрен, нурлатлыларның бер генә минутка да онытмауларын искә төшереп торсын", - дип уртаклашты озын гомер үзәге активисты Фиягөл Мостафина.

«Барысы да җиңү өчен. Нурлат» Фонды волонтерларының һәр сәфәрендә өй күчтәнәчләре белән бергә тәмле чәй белән дә сөендерү өчен Актив озын гомер үзәгендә чәй көннәре даими оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International