Нурлатта Мәүлид ән-Нәби: Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан мәҗлес узды

2025 елның 7 сентябре, якшәмбе

Тантаналы чара Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә узды.

Мөселман дөньясы тарихында быел бөек юбилей – Пәйгамбәребезнең тууына 1500 ел тулу уңаеннан билгеләп үтелә торган иң бөек даталарның берсен билгеләп үтәргә хәзрәтләр, район мәчетләре имамнары, дини курслар укытучылары һәм дин тотучы мөселманнар җыелды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгының мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы аксакаллар Советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм республика Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашуы чарага аеруча зур әһәмият бирде.

Бәйрәм кунакларын Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. Ул райондашларыбызга махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларга ярдәмнәре һәм гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Барыгызга да сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге телим. Киләчәктә дә районда үзара аңлашу һәм татулык хөкем сөрсен", - диде ул.

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән барлык катнашучыларны Мәүлид белән аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров котлады. Үзенең чыгышында ул Мәүлид үткәрүнең рухи әһәмиятен һәм кирәклеген ассызыклады, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы бөтен кешелек өчен иң зур Мәрхәмәт, дип билгеләп үтте.

Бәйрәм программасы бай булды. Кунаклар үзләренең котлауларын да җиткерде. Дини курслар укытучысы Әлфия Хәсәнова Тәгълим үзәгендә гуманитар ярдәм җыю һәм үлән чәйләре әзерләү буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.

Кунаклар өчен Айрат хәзрәт Әюпов һәм Нурлат шәһәренең үзәк мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов башкаруында Коръән сүрәләре яңгырады. Башкаладан махсус чакырылган алып баручы Ильяс Халиков моңлы мөнәҗәтләре һәм дини җырлары белән барысын да сөендерде. Бигрәк тә Мәүлид бәйрәмендә катнашучылар башкарган салават тантаналы яңгырады.

Аннары бәйрәм мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында чәй эчү белән дәвам итте.

"Нурлат районы мәчетләрендә Мәүлид ән-Нәби уңаеннан гадәттәгечә тематик кичәләр һәм мәҗлесләр үткәрелә», – дип билгеләп үтте район мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов.

Быел мөбарәк Рабигуль-аввәл ае, халык арасында Мәүлид ае буларак билгеле, 23 августта кояш баегач башланды һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

“Мәүлид" гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «туу» дигәнне аңлата, «Мәүлид ән-Нәби» – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International