Нурлат үзәк район хастаханәсендә гриппны профилактикалау – вакцинация ясау башланды

2025 елның 7 сентябре, якшәмбе

Нурлат үзәк район хастаханәсендә гриппны профилактикалау – вакцинация ясау башланды.

Нурлат үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Әсфия Мәхмүтова сөйләгәнчә, балалар һәм өлкәннәр өчен 8030 доза вакцина кайткан.

– Хәзерге вакытта 6795 кешегә прививка ясалган, бу беренче чиратта медицина хезмәткәрләре, – диде Әсфия Мәхмүтова. -Беренчеләрдән булып, ел саен кебек үк, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр һәм персоналга, район хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренә вакцина ясалды.

Бу юлы да халыкны «Совигрипп», шулай ук «Ультрикс» препаратлары белән вакциналаячаклар. Вакцинаның 5700 дозасы балалар өчен каралган.

– Мәктәпләрдә укытучыларга вакцинацияне медкабинетта шәфкать туташлары ясаячак, укучыларга прививка ясарга табиб бригадалары киләчәк, – диде эпидемиолог. - Башта табиб аларны тикшерәчәк, тыелу турында күрсәтмәләр булу-булмавын тикшерәчәк. Балаларга Вакцинация бары тик ата-аналар ризалыгы белән генә үткәрелә, һәм, кызганычка каршы, бернинди сәбәпсез баш тартучылар да бар.

Вакцинацияне  сырхауханәдә дә, участок хастаханәләрендә дә, табиб амбулаторияләрендә, фельдшер-акушерлык пунктларында да ясатып булачак.

Үзәк район хастаханәсендә гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр терапевт караганнан соң киләләр, дип җавап бирделәр. Вакцинация грипптан иң ышанычлы профилактика булып санала, шуңа күрә медицина хезмәткәрләре бу чараны санга сукмаска киңәш итә. Вакцина кадаткан  кеше, хәтта авырса да, инфекцияне җиңел формада һәм катлаулануларсыз кичерәчәк бит.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International