Нурлатта күпфатирлы йорт ишегалларын ачу тантанасы дәвам итә

2025 елның 5 сентябре, җомга

Нурлатта тантаналы рәвештә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән Нефтьчеләр урамындагы 8нче һәм 24нче күпфатирлы йортларның ишегалды территориясен ачу узды.

Ишегалдын ачуда Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев та катнашты.

«2020 елдан “Безнең ишегалды" республика программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, Нурлатта 106 ишегалды төзекләндерелгән. Быел 15 шундый ишегалды территориясен ачабыз. Бу программа безнең республикада яшәүчеләргә бик кирәкле», - диде район башлыгы, әлеге йортта яшәүчеләрнең тырышлыгын билгеләп үтте.

Бу шунда ук күренә. Мәсәлән, Лидия Золотухинаның улы үз инициативасы белән танылган мультфильм геройлары сурәтләнгән баннер сатып алган һәм аны балалар мәйданчыгы буйлап гараж диварына беркеткән.

Башта ертырлар я пычратырлар дип курыккан, әмма яшь күршеләренең сакчыл мөнәсәбәте аны бик шатландыра.

Яңартылган ишегалды территориясе караган йортларда яшәүчеләрне «Экодом» идарәче компаниясе җитәкчесе Марина Демидова да котлады.

Ишегалды территориясе бик үзгәрде: республика программасы кысаларында төзекләндерелгәннән соң, биредә элеккеге торышыннан бернәрсә дә калмады. Йортта яшәүчеләр сөйләвенчә, элек тәрәзәләрдән тавык кетәклеге һәм иске сарайлар гына күренеп торган.

"Хәзер барысы да үзгәрде. Балаларга да яхшы, өлкәннәргә дә йөрергә урын бар", - дип уртаклашалар алар.

Балалар мәйданчыгында күңел ачу өчен конструкцияләр җитәрлек, тротуарлар, юллар төзелгән, эскәмияләр, кер киптерү җайланмалары урнаштырылган. Кыскасы, республика программасы ярдәмендә биредә ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Күпфатирлы йортлар ишегалды ачылуы чын бәйрәмгә әверелде: район үзешчәннәре җырлар башкарды, биредә яшәүчеләр аларга кушылып җырлады, балалар мастер-классларда, уеннарда катнашты. Теләүчеләр кайнар чәй белән дә сыйлана алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International