Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында нурлатлылар видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Кичә Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә республика юлларында куркынычсызлыкка, аерым алганда, аварияләрнең торышына, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Утырыш эшенә БДД буенча муниципаль комиссия әгъзалары онлайн-форматта кушылды. Биредә Нурлат районы юлларындагы куркынычсызлык мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.