Нурлат районының “Торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе" шуны искә төшерә: зур күләмле каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү полигонына үзеңә илтергә кирәк.
Нурлат районы администрациясе көнкүреш калдыклары белән эш итү кагыйдәләре турында искә төшерә һәм административ җаваплылык булуы турында кисәтә.
Көз җитү белән Нурлат халкы актив рәвештә йорт яны территорияләрен тәртипкә китерә: коелган яфракларны, ботакларны һәм башка чүп-чарны җыештыра. Әмма уңышны җыеп алганнан соң җыелган сабаклар, чыбык-чабык куаклар контейнер мәйданчыклары янына өелә, бу аларның пычрануына китерә һәм санитария нормаларын боза.
Нурлат районы Башкарма комитетының Административ-техник бүлеге шуны искә төшерә: Нурлат шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә (26.08.2022 ел, № 73 4.4.7 пункт) контейнер мәйданчыкларында каты коммуналь калдыклар һәм эре габаритлы чүп-чар ташып өеп кую тыела.
Чүп туплау мәйданчыкларына түбәндәге көнкүреш калдыкларын китереп өеп кую тыела:
-үсемлек калдыклары: агач кәүсәләре, корыган куаклар, ботаклар, яфрак.
- куркыныч саналган калдыклар: автомобиль шиннары, аккумуляторлар, батареялар, терекөмешле лампалар, ягулык-майлау материаллары.
- башка төр калдыклар: хайван үләксәләре, корылмаларны сүткәннән соң чыккан эре габаритлы предметлар.
Мондый калдыкларны кая куярга соң? Аларны түгү өчен каты көнкүреш калдыклары полигонына үзеңә илтеп ташлау кирәк. Иң элек “ТР НМР ТКХ ИК" предприятиесеннән тиешле талонны алырга кирәк.
Иң мөһиме! Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу ТР КоАП 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка китерә. Гражданнарга өчен 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф салу каралган.
Шәһәребездә чисталыкны саклау - һәрберебезнең бурычы. Коммуналь хезмәтләрнең территорияләрне даими чистартып торуына һәр кешенең аңлап тәртипне саклавы һәм җаваплылыгы да өстәлергә тиеш. Әйдәгез билгеләнгән кагыйдәләрне үтик һәм Нурлатыбызда һәрдаим чисталыкны саклыйк!