1 сентябрьдән бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү тарифларын билгеләүнең яңа кагыйдәләре: эш бирүчеләр өчен нәрсә үзгәрде

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

2025 елның 1 сентябреннән производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерүгә иминият тарифларын билгеләү тәртибендә үзгәрешләр үз көченә керде.

Хәзер Россия Социаль фондының территориаль органнары икътисадый эшчәнлекнең төп төре турындагы мәгълүматлар нигезендә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен кертемнәр күләмен автомат рәвештә билгеләячәк.

Төп үзгәрешләр:

Юридик затлар өчен (аерымланган бүлекчәләрдән тыш) эшчәнлекнең төп төрен ел саен раслау бурычы бетерелде;

Социаль фонд агымдагы елның 15 апреленә ЕГРЮЛ/ЕГРИПтан алынган мәгълүматлар нигезендә тарифны мөстәкыйль билгели;

Эшчәнлек төрен үзгәрткәндә фонд, календарь ел башыннан үзгәрешләр кертеп, иминиятләштерүчегә яңа тариф турында 1 майга кадәр хәбәр итәчәк.

Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә:" Бу үзгәрешләр компанияләргә вакытны экономияләргә ярдәм итәчәк, ә Социаль фондка, һөнәри куркынычлыкның реаль дәрәҗәсен исәпкә алып, тиз арада тарифлар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк".

Иминият мәсьәләләре буенча консультацияләр өчен СФРның Бердәм контакт-үзәге эшли: 8 800 100 0001 (тәүлек буе, түләүсез). Актуаль мәгълүмат шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә дә бар.

Фоторәсем - "Нурлат-информ" архивыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International