Кичә шәһәрнең 4нче мәктәбендә район җитәкчеләренең чираттагы Яшьлек, Кормыш, Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш микрайоннарында яшәүчеләр белән очрашуы узды.
Биредә Башкарма комитетның 2025 елның беренче яртыеллыгында шәһәр микрорайоннарында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарылган эшләре турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин хисап тотты, шулай ук ул агымдагы чорга бурычлар турында да сөйләде.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев җыенда катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.
«Городок» ҖЧҖ директоры Рөстәм Сафиуллин һәм «Кормыш» 8нче ТИҮ рәисе Роза Ханеня үзләренең эшләгән эшләре турында җентекләп сөйләделәр. Рөстәм Риязович канализация системасын чүпләү, көнкүреш чүп-чарларын контейнерлар янына туплау, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау белән бәйле актуаль мәсьәләләрне дә җиткерде. Ул шулай ук 2025 елга планнар белән уртаклашты. Микрорайоннарда яшәүчеләр үз чиратында «Городок» ҖЧҖ директорына аларның актуаль мәсьәләләрен игътибарсыз калдырмаганы өчен рәхмәт белдерделәр. Территорияләрне төзекләндергән өчен Роза Салих кызына да рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Җыенда микрорайоннарда яшәүчеләр үзләренең мөһим сорауларын бирделәр, аларның кайберләренә конкрет җаваплар алдылар. Алар арасында озак вакытлы карар кабул итүне таләп иткәннәрен район җитәкчеләре, шулай ук шәһәр прокуратурасы, хокук саклау органнары, район башкарма комитетының структур бүлекчәләре, коммуналь һәм социаль хезмәтләр вәкилләре шәхси контрольгә алды.