"Гаилә архивы белән уртаклаш"

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» дип исемләнгән конкурс үткәрә. Барлык татарстанлылар да катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан документлар, фотосурәтләр һәм видеодокументларның бай коллекциясен тәкъдим итү кирәк.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр бирелә.

Конкурста җиңгән гаилә архивлары документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенә саклауга тапшырылачак.

Гаризалар һәм эшләр Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан 2025 елның 07 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча: Нурлат ш., к. Маркс ур., 22 йорт, тел. 884345 20712, яисә: Liliya.Andarova@tatar.ru электрон почта адресына кабул ителә

Конкурс турында мәгълүмат: https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International