Нурлатта тантаналы рәвештә укытучылар аллеясы ачылды

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

2023 елда нигез салынган Истәлек аллеясы Белем көнендә мәктәп линейкасыннан соң тантаналы рәвештә ачылды.

 Ул 1нче мәктәп территориясендә педагогларга тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән махсус урынга әверелде. Биредә яшь буынны тәрбияләү һәм мәгариф үсешенә керткән өлешләре бәяләп бетергесез булган мөгаллимнәр истәлеге мәңгеләштерелгән.

"Бу укытучылар, укучылар һәм мәктәпне тәмамлаучылар көче белән гамәлгә ашырылган халык волонтерлык проекты. Бердәмлек нәтиҗәсендә илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләгән укытучыларның хезмәтен мәңгеләштерү - матур ниятне тормышка ашыруга ирешелде. Киләчәктә аллея көч урынына әвереләчәк, анда чыгарылыш сыйныф укучылары җыелачак, укучылар тәнәфесләрдә ял итәчәк, мәктәпне 60 ел элек тәмамлаган укучылар кебек яратачак», – дип уртаклашты проект җитәкчесе Люция Фатыйхова.

Тантаналы чара мәртәбәле кунаклар катнашында узды, халык проектын оештыручыларның, ирекле ярдәмчеләрнең шатлыгын район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков уртаклаштылар. Нәкъ менә алар педагогик хезмәт ветераны Зоя Апышкова һәм 1нче урта мәктәп директоры Сергей Маркелов белән бергә символик кызыл тасманы кисте. 

"Бүген кечкенә балада чын Россия Федерациясе гражданинын тәрбияләүче педагогларга зур рәхмәт сүзләре яңгырый. Һәм, әлбәттә, бу чараны оештырган волонтерларга педагогның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклау өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Беренче көннәрдән үк ирле-хатынлы Владимир һәм Гөлсияр Вульфсон проектның армый-талмый тырышкан волонтерлары булыеп тора. Шуңа күрә бу истәлекле вакыйганы күрми кала алмаганнар.

"Мин үзем шушы мәктәптә укыдым, монда безнең улыбыз да белем алды. Без башта укытучылар скверын, аннары менә бу аллеяны төзедек һәм төзекләндердек. Бу безнең хәтеребез, педагогларга булган хөрмәтебез, боларның барысын да без балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерергә тиеш, шуңа күрә проектта катнашабыз», – дип уртаклашты Гөлсияр Вульфсон.

Люция Фатыйхова ачылудан соң ук аллея буйлап экскурсия үткәрде, аның барлыкка килү тарихы, истәлекле урын территориясендә исемле эскәмияләре куелган укытучыларның язмышы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International