31 августта Яр Чаллыда 2014 елда туган балалар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды.
Нурлатның “Факел" командасы, ике ышанычлы җиңү яулап, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте:
Нурлат Факелы — Строитель (Яр Чаллы): 4: 2
Нурлат Факелы- Компонент (Яр Чаллы) :9: 1
Яшь футболчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр һәм яңа казанышлар телибез!