Традиция буенча бу юлы да авыл җирлекләрендә җәйге халык җыеннары савым аппараты сатып алу чыгымнарын каплауга сертификатлар тапшыру белән төгәлләнә.
Район җитәкчелегеннән мондый сертификатлар 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы гаиләләргә елына ике тапкыр бирелә.
Беренче яртыеллыкта исә авыллар халкыннан 29 гариза кергән булган, шуларның 3 се – Иске Чаллы авыл җирлегендә яшәүчеләрдән. Бу көннәрдә узган халык җыенында аларны Владимир Васильев, Фәридә Әхмәтҗанова һәм Николай Короткиннарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына тапшырдылар.
Түбән Чаллыдан ирле-хатынлы Короткиннар икесе дә җирле «Нурлат сөте» хуҗалыгының терлекчелек тармагында эшлиләр. Наталья-сыер савучы, Николай-тракторчы. Алар үз хуҗалыкларын да терлексез күз алдына китерә алмыйлар.
- Башта әти-әниләр белән тордык, алар да мал асрыйлар иде. Аннары, үз йортыбзны салып чыккач та, алар безгә хуҗалыкны башлап җибәрергә дип сыер биреп чыгардылар. Шуннан бирле терлексез яшәмибез, - дип сөйли Наталья Короткина. – Терлекләр асрагач, сөт продукциясен дә, итне дә сатып алмыйбыз. Эремчек тә ясыйм, сыр да... Үзебездән артканын сатабыз, аны урнаштыру белән проблемалар юк. Дөрес, бәяләре төшеп ала анысы. Шулай да сыер асраудан йортка шактый ук табыш кереп тора. Өч сыер асрагач, бигрәк тә. Өч бала үстерәбез, хезмәт хакы янына шактый ук ярдәм.
Район җитәкчелегеннән сертификатны да шатланып һәм рәхмәт белән кабул иткәннәр. Үзләренең савым аппараты күптән түгел генә ватылган булган, бик вакытлы булды, диләр. Сертификат ярдәмендә савым аппараты сатып алу чыгымнарының 80 проценты кире кайтарыла бит.
- Савым аппараты эшне күпкә җиңеләйтә, көненә берничә тапкыр өч сыерны кул белән саву җиңел түгел. Вакытны да экономияли. Ул эшләп торганда бозауларны карарга да өлгерәм. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мондый игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә һәм авыл җирлеге башкарма комитетына зур рәхмәт, – ди хуҗабикә.
Короткиннар савым аппаратын каян аласын да карап куйганнар инде, якын араларда алып та кайтачаклар. Терлекләр санын алга таба да киметмәскә исәпләре.