Район җитәкчелеге Нурлат шәһәре һәм районы халкын Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм сөекле шәһәребез көне белән тәбрик итә!
Әлеге көннәр нурлатлылар өчен аеруча зур мәгънәгә ия, чөнки алар үзара бәйләнгән һәм безнең бердәмлегебез, хезмәт сөючәнлегебез, туган ягыбызга мәхәббәт һәм тугрылыгыбызны гәүдәләндерә.
Районыбыз хаклы рәвештә нефть төбәге булып тора, һәм нефтьчеләрне без хаклы рәвештә икътисадны әйдәп баручылар дип саныйбыз. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә республикабыз, шул исәптән районыбыз да елдан-ел матурая бара: социаль объектлар, юллар төзелә һәм ремонтлана, скверлар һәм парклар төзекләндерелә. Нурлатлылар бу мөһим бәйрәмнәрне хаклы рәвештә билгеләп үтәләр: үзләренең фидакарь хезмәтләре белән шәһәр һәм район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр, волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашалар һәм махсус операция геройларының сугышчан рухын күтәрәләр.
Кадерле якташларыбыз! Бары тик бердәм булганда гына без районыбызны алга җибәрә һәм нацизмны җиңә алачакбыз. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет-шатлыклар, тыныч күк йөзе телибез. Нурлатыбыз һәм яраткан республикабыз үсеш алсын, ветераннарыбыз кайгырту тоеп яшәсеннәр, балалар бәхетле булсын!